Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

WorldSkills авылында чемпионат вәкилләре татарча җырлар ишетә алачак

"Sornay” фольклор ансамбле барлык делегацияләрне каршы ала.

WorldSkills авылында ял өчен махсус оештырылган лаундж-зонада һөнәри чемпионатта катнашучылар татарча җырлар да ишетә алачак. Бу хакта "Татар-информ" хәбәрчесенә WorldSkills Казан 2019 мәдәни программалар департаменты җитәкчесе Роман Османов сөйләде.

"Һәр көнне кичке концерт программасы каралган. Ул бер дә кабатланмаячак, һәр кич төрле программа. Бер көнне халык фольклорына басым ясыйбыз, чит ил кешеләре бу төр сәнгатьне бик якын итә. Икенче көнне заманча тематика булачак. Байк-шоу, лайт-шоу, төрле вокаль уен кораллары төркемнәре һәм башкалар", - диде ул.

Аның сүзләренчә, оештыручылар рус һәм татар мәдәниятенә басым ясаячак. “Sornay” фольклор ансамбле чыгыш ясаячак. Бу ансамбль WorldSkills авылында тәүлек әйләнәсендә барлык делегацияләрне каршы алачак. Заманча яшьләр сәнгате мисалы буларак Yummy Music төркеме чыгышы көтелә", - диде Роман Османов.

Моннан тыш, "Soprano Gold" (татар операсы), "Star&mlad” (татар гармуны белән оригиналь жанр), "Juna" (заманча этнографик коллектив), Динә Сәгыйтова кебек башкаручылар көтелә.

Лаунж-зонада китапханә дә эшләячәк. "Рус һәм татар әдәбиятының инглизчәгә тәрҗемәсе тәкъдим ителәчәк. Пушкин, Габдулла Тукай, Муса Җәлил әсәрләре, чит ил классикасы киштәләрдә урын алачак.
Сувенир продукция дә тәкъдим ителә", - диде Османов.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/08/20/191922/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X