Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

Татарстанда Себер карагае һәм Европа чыршысы клоннарын үрчетәчәкләр

Татарстанның Урман селекция-орлыкчылык үзәге белгечләре урманнарда югары сыйфатлы, сәламәт агачларны эзли.

Татарстанның Урман селекция-орлыкчылык үзәге белгечләре республика урманнарында үскән югары сыйфатлы Себер карагае һәм Европа чыршысы агачларын ачыклау белән шөгыльләнә башлады, дип хәбәр итә ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте. Максат – башка үз ишләреннән ныклыгы белән аерылып торган сәламәт агачларның клоннарын үрчетү.

"Әлегә Саба районы урманчылыгындагы агачларны тикшерәбез, аннан соң башка урманчылыкларга да барачакбыз. Югары сыйфатлы агачларны күрсәк, in vitro ысулы белән пробиркада аларның клоннарын үрчетәчәкбез", - ди үзәкнең микроклональ вегетатив үрчетү лабораториясе мөдире урынбасары Наил Ханов.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/08/16/191695/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев