Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

Салават Фәтхетдинов улы автомобиль спорты буенча Россия күләмендә ярышта җиңде

18 яшькә кадәрге спортчылар — юниорлар арасында Россия кубогына автомобиль спорты буенча ярышның 6 нчы этабында Казан егете Рөстәм Фәтхетдинов җиңде.

17 августта Мәскәү өлкәсендәге Коломна бистәсендә 18 яшькә кадәрге спортчылар — юниорлар арасында Россия кубогына автомобиль спорты буенча ярышның 6 нчы этабында Казан егете Рөстәм Фәтхетдинов җиңде. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессыматбугат хезмәте хәбәр итте.

Рөстәм - җырчы Салават Фәтхетдиновның улы. Башка этапларда да ул уңышка ирешкән. 6 нчы этапта җиңгәннән соң ул пьедесталның иң югары баскычына күтәрелде. Шунда ук Татарстан байрагы һәм республика гербы алдына басып интервью бирде.

"Бу кадерле символлар аңа спортта җиңү өчен терәк булып тора икән. Бу гаҗәп тә түгел, чөнки 16 ел элек аңа исем сайлаганда Татарстанның булачак Президенты, автомобиль спорты буенча халыкара спорт мастеры һәм РФ чемпионы Рөстәм Миңнеханов үрнәге тәэсир иткән", диелә хәбәрдә.

Мәскәү этабындагы ярышны карарга һәм Рөстәмне котларга аның әнисе Ләйсән һәм әтисе килгән. Татарстанның халык артисты җырчы Салават Мәскәү очкычына утырыр өчен аэропортка Камал театры сәхнәсеннән, чираттагы концерттан килгән. 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/08/21/191955/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X