Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

“Рубин” Россия премьер лигасында биш йөзенче матчын отты

Казан клубы аз исәп белән генә Туланың “Арсенал” командасын җиңде.

Россия чемпионатының чираттагы матчында Казанның “Рубин” командасы үз кырында 0:1 исәбе белән Туланың “Арсенал” командасын җиңде. Бу Россия премьер лигасында Казан командасының биш йөзенче юбилей матчы булды.

Казан командасы өчен үзенең беренче голын Евгений Марков кертте. 

0:1 исәбе белән рәттән ике тапкыр җиңелгәннән соң киләсе һәр матч казанлылар өчен кубоклы булып күзалланды. Сезонның уңышлы башлануын расларга кирәк иде, “Рубин”ның уены да пессимизмга сәбәп бирмәде.

Тик тренерлар һәм баш тренерлар статусын (чишенү бүлмәсендә Роман Шаронов кичерешләрен яшереп тормады) килештерү буенча УЕФА таләпләрен бозган өчен 1,2 млн сумлык штраф клубка бик нык тәэсир итте. “Рубин” интервьюлар бирүдән баш тартты.

Әмма берничә көн элек кире кайткан җәйге һава торышы “Рубин” җанатарларын сөендерде. Шактый бөркү булды. Шуңа күрә бүген футболга килүчеләр ике тапкырга кимрәк иде. Ә ЦСКА белән булган узган матчка якынча 10 мең кеше килгән иде.

Алты турдан соң казанлылар исәбендә 10 очко. 25 августта узачак киләсе турда “Рубин” Ростов-Дон шәһәрендә “Ростов” командасы белән очраша.

 

Безгә Telegramдаязылыгыз

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/08/18/191800/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X