Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

Рөстәм Миңнехановка WorldSkills чемпионатына аккредитация бейджын тапшырдылар

Татарстан Президенты Универсиада авылында чемпионатта катнашучылар яшәячәк шартларны карады, аккредитация пунктларының да берсе биредә урнашкан.

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казандагы "Универсиада авылы"нда булды һәм тиздән 45нче WorldSkills дөнья чемпионатында катнашучылар яшәячәк шартлар белән танышты. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Рөстәм Миңнехановны Универсиада авылы мэры Илнур Рәхимов конкурсантлар урнашачак биналарның берсен күрсәтте. «Монда косметик ремонт ясалган, җиһазлар алмаштырылган, бүлмәләр һәм җәмәгать урыннары төзекләндерелгән», - диде ул.

Татарстан Президенты шулай ук чемпионатта катнашучыларны аккредитацияләү үзәгендә булды. Анда аңа рәсми затлардан беренче булып чемпионатның аккредитация бейджын тапшырдылар.

Конкурсантларга, тренерларга һәм экспертларга уңайлы булсын өчен бейджлар тапшыру пунктларының берсе Универсиада авылында урнашкан. Шунда ук төрле мөһим мәсьәләләрне оператив хәл итү өчен Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының Миграция мәсьәләләре идарәсе белгечләре дә эшләячәк.

Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов чемпионатта катнашучыларның экипировкасы, волонтерлар, экспертлар, судьялар өчен махсус форма киемнәре белән танышты.

Шуннан соң Татарстан Президенты ярыш мәйданнарының чемпионатны кабул итүгә һәм уздыруга әзерлеген бәяләү, чемпионатка әзерлек мәсьәләләре буенча киңәшмә уздыру өчен «Казан Экспо» Халыкара күргәзмә үзәгенә юнәлде.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/08/08/191242/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев