Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

Рөстәм Миңнеханов: Безгә югары тизлекле юллар да, магистральләр дә төзергә кирәк

Татарстан Президенты тиз йөрешле Мәскәү–Түбән Новгород–Казан автотрассасы төзү турындагы фикерләре белән уртаклашты.

Территория зур булганга, Россиядә тиз йөрешле тимер юл магистральләре һәм яңа буын автомобиль юллары челтәрен үстерергә туры киләчәк. Мәскәү–Казан югары тизлекле магистраль проектын гамәлгә ашыру вакыт мәсьәләсе генә. Бүген бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика массакүләм мәгълүмат чаралары җитәкчеләре белән очрашудахәбәр итте.

«Акчадан аерылу авыр булса да, югары тизлекле юллар да, магистральләр дә төзергә туры киләчәк. Ил зур, башка юл юк. Без Россия Транспорт министрлыгына Казан белән Чаллы арасындагы М7 трассасының инде ике яклы булуы, I категориягә туры килүе өчен рәхмәтле. Анда авария күп булды, бүген андый мәсьәлә юк», - диде ул.

Татарстан Президенты сүзләренчә, Мәскәү – Казан югары тизлекле магистральне төзү проекты ябылмаган, әмма ул туктатылган гына. «Беләсезме, Кытай мисалында югары тизлекле магистральнең нәрсә икәнен аңларга була. Мин Кытай җитәкчеләреннән сораштым. Алар бу проблема түгел, бездә бөтен җирдә югары тизлекле һәм автомобиль юллары бар, диде», – ди ул.

Встреча Президента Республики Татарстан Р.Н. Минниханова с главными редакторами ведущих средств массовой информации Республики Татарстан

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, Россиягә яңа тиз йөрешле автомобиль юллары да кирәк, чөнки икътисад үсеше төрле йөк ташу күләме артуга китерә.

«Бүген Мәскәү – Түбән Новгород – Казан яңа магистрален төзү яки искесен киңәйтү  турында фикер алышалар. Икътисади үсеш министры Максим Орешкин ул юлларны машинада үтте. Без бүгенге көн белән фикер йөртәбез, бу иң зур хата. Юлны кимендә 5 ел төзергә туры килә, 10 елдан соң ни була? М7 трассасына карасаң, ул инде тулган. Юлны киңәйтергә түгел, яңасын төзергә кирәк», - диде  ул.

Безгә Telegramдаязылыгыз

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/08/21/191964/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев