Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

Россиянең иң иҗтимагый-нәтиҗәле компаниясе - «Татнефть»

AK&M агентлыгы рейтингына 35 компания кергән.

«Татнефть» ГАҖ департаменты директоры Дамир Мөхәммәтшин «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә «Татнефть» компаниясенең Россиядә иң иҗтимагый-нәтиҗәле нефть-газ компаниясе булуын хәбәр итте. Рейтингны AK&M агентлыгы төзегән. 
Дамир Мөхәммәтшин: 
- 2030 елга кадәр расланган компания стратегиясе кысаларында экология һәм әйләнә-тирә мохитне саклау проектлары кертелде. Безнең барлык бурычларыбыз әйләнә-тирә мохиткә йогынты ясауны бәяләү аша уза 
Компанияләр эшчәнлегенең иҗтимагый нәтиҗәсе һәм аларның әйләнә-тирә мохиткә йогынтысы нисбәте булган рейтингка 35 компания кергән. Экспертлар социаль өлкәне финанслауны һәм хәйриячелекне, әйләнә-тирә мохитне саклауга киткән чыгымнарны һәм башкаларны бәяләде.
«Татар-информ» 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X