Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

Путин А321 пассажирларын коткарган пилотларга Россия Геройлары исемнәрен бирде

Президент шулай ук мондый һәлакәтләрнең мөмкин кадәр азрак булачагына өметләнүен әйтте.

(Казан, 16 август, “Татар-информ"). Россия Президенты Владимир Путин ашыгыч рәвештә Мәскәү янындагы кукуруз кырына самолет утырткан «Урал авиалинияләре» очучыларына Россия геройлары исемнәрен бирде. Бу турыда "РИА Новости" хәбәр итә.

“Жуковский аэропортында штаттан тыш кырга төшеп утырган һава судносы экипажын бүләкләү турындагы указга кул куйдым”, - диде дәүләт башлыгы, киңәшмәне Куркынычсызлык советының даими әгъзалары катнашындагы киңәшмәдә.

Ул һава судносы командиры Дамир Йосыпов һәм икенче пилот Георгий Мурзинның Россия Геройлары исемнәре, экипажның калган әгъзалары Батырлык орденнары белән бүләкләнүен әйтте.

Президент шулай ук мондый һәлакәтләрнең мөмкин кадәр азрак булачагына өметләнүен әйтте. “Мондый хәл бөтенләй булмасын иде”, - диде ул.

"Әмма әлеге компаниянең очучылар составын әзерләү сыйфаты канәгатьләнерлек", - диде Владимир Путин.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/08/16/191703/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев