Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

Миңнеханов һәм Медведев «Казан Арена»да WorldSkills чемпионатына старт бирәчәк

Россия Премьер-министры эш сәфәре белән Татарстанга килә.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Хөкүмәте башлыгы Дмитрий Медведев бүген «Казан Арена» стадионында WorldSkills 2019 дөнья чемпионатын ачу тантанасында катнашачак. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР Президентының матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Иртән Рөстәм Миңнеханов Татарстан Хөкүмәте йортында Франция хезмәт министры Мюриэль Пенико белән очрашырга ниятли. Шуннан соң ТР Президенты Россия вице-премьеры Татьяна Голикованы (ул WorldSkills 2019 чемпионатының оештыру комитетын җитәкли) каршы алу өчен «Казан» аэропортына юл тотачак.

Көннең икенче яртысында Казанга РФ Премьер-министры Дмитрий Медведев киләчәк. Ул «Казан Экспо» күргәзмәләр үзәге белән танышыр һәм берничә очрашу үткәрер дип көтелә. Шулай ук Дмитрий Медведев белән Рөстәм Миңнехановның очрашуы да планлаштырылган.

Кичкә таба ТР Президенты, Россия Хөкүмәте башлыгы һәм башка рәсми затлар «Казан Арена» стадионына юл тотачак.

«РФ Хөкүмәте башлыгы Дмитрий Медведев һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов WorldSkills стандартлары нигезендә һөнәри осталык буенча 45нче дөнья чемпионатын ачу тантанасында катнашачак», - дип белдерделәр матбугат хезмәтендә. Чемпионаты ачу тантанасына Казахстан Премьер-министры Әскәр Мамин да чакырылган.

Безгә Telegramдаязылыгыз

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/08/22/192024/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев