Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

Испания Сабан туенда татарча җырлаган Бельгия кызына милли кием бүләк иткәннәр

Чигүле бәрхет комплект Татарстан мәгариф министры урынбасары Гүзәл Шәриповадан исемле бүләк булган.

Бельгиядән килгән Николь Каньяндекви Испаниядә Сабан туенда татарча җырлап татар киеме откан. Бу хакта “Бельгия татарлары” оешмасы хәбәр итә.

Татар милли бәйрәме Испаниядә узган ялларда булган. Аны Tatar camp for kids in Spain халыкара лагерь коллективы оештырган. Чигүле бәрхет комплект Татарстан мәгариф министры урынбасары Гүзәл Шәриповадан исемле бүләк булган. Ул “Туган тел” җырын иң яхшы башкаручыга тапшырылган”, - диелә хәбәрдә.

14 яшьлек Николь тумышы белән Бельгиядән. Лагерьгә икенче ел килә. Тукай шигырьләрен узган елда ук ятлаган булган. Бельгиядән, Германиядән һәм Нидерландтан килгән яшьләр дә аның белән бергә көч сынашкан. Җырны моңлы, хисле һәм үз-үзенә ышанып башкарган өчен тамашачылар Никольне сайлаган.

Николь инглиз, француз һәм фламанд телләрендә сөйләшә. Ә Tatar camp for kids in Spain лагерендә татар телен өйрәнә. Кыз кышкы каникулларда Казанга килергә, күп кар күрергә һәм үзе белән яңа бәрхет костюмын да алып килергә хыяллана.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/08/18/191779/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X