Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Центральные новости

«Театрлы Идел буе» фестивале спектакльләрен проект сайтында карап булачак

Иң яхшы театраль куелышны бәяләү 1 октябрьдән ачылачак интернет-тавыш бирү ярдәмендә мөмкин булачак.

Идел буе федераль округында Театр елы кысаларында «Театрлы Идел буе» фестивале дәвам итә. Идел буе федераль округының барлык төбәкләреннән җыелган спектакльләрнең видеоверсияләре http://театральноеприволжье.рф проект сайтында тәкъдим ителгән. Бу хакта фестивальнең оештыру комитеты хәбәр итә.

Округ фестивале төбәкнең балалар һәм яшьләр үзешчән театр коллективларын берләштерде. Чараны уздыруда Россия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров инициатор булды.

Тамашачылар Татарстан, Башкортстан, Марий Эл, Мордовия, Удмуртия һәм Чувашия Республикалары, Пермь крае, Киров, Түбән Новгород, Ульяновск, Оренбург, Самара, Пенза һәм Саратов өлкәләре этапларының иң яхшы театраль куелышларын карый алачак.

Яшь актерларның осталыгын һәм Идел буе федераль округының иң яхшы театраль куелышын бәяләү 1 октябрьдән ачылачак интернет-тавыш бирү ярдәмендә мөмкин булачак.

Татарстаннан округ этабына Сөмбел Гафарова пьесасы буенча «Парковка» спектакле һәм Георгий Хугаев пьесасы буенча куелган «Жил-был Пес» мәктәп спектакле узды.

Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова сүзләренчә, әлеге фестиваль яшьләр театр сәнгатен үстерүгә зур этәргеч булып тора, яшьләр талантын ачарга мөмкинлек бирә. «Театр куелышлары процессына чуму – шәхеснең иҗади үсеше, әхлакый-эстетик тәрбия бирүе, яшьләрнең үзләрен ачуның нәтиҗәле ысулы ул», - диде ведомство башлыгы.

 Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/09/19/193887/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X