Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Центральные новости

Татарстанлылар министрлык һәм ведомстволарның өстенлекле бурычларын үзләре билгеләячәк

Татарстанда башкарма хакимиятнең максатларын һәм бурычларын халык катнашында формалаштыру проекты башланды.

Хәзер татарстанлылар республикадагы министрлык һәм ведомстволарының өстенлекле бурычларын үзләре билгеләячәк. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов 24 сентябрьдә ТР Дәүләт Советына еллык юлламасында шулай дип белдерде.

«Сентябрь аенда республикада кайбер башкарма хакимият органнарының максатларын һәм бурычларын халык катнашында формалаштыру, аларның үтәлешен контрольдә тоту буенча сынау проекты старт алды. Хәзер халык ведомстволарның өстенлекле бурычларын билгеләүдә турыдан-туры катнашачак, шулай ук төп күрсәткечләргә ирешүен контрольдә тотачак», - диде ТР Президенты.

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, ике яклы элемтәнең нәтиҗәле механизмнарын формалаштыру, республика халкын карарлар кабул итү процессына җәлеп итү эше дәвам иттереләчәк.

Мәгълүмат «Татар-информ»нан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X