Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Центральные новости

Татарстанда яшәүчеләр социаль министрлыкларның эш юнәлешләрен билгели алачак

Республикада яшәүче һәркемгә проектта катнашу мөмкинлеге тудырыла.

Татарстанда дәүләт хакимияте башкарма органнарының максатларын һәм бурычларын, аларның үтәлешенә иҗтимагый контрольне халык катнашында формалаштыру буенча сынау проекты башлана. Республиканың һәр кешесе өчен проектта катнашу мөмкинлеге тудырыла. ТР Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары – ТР Президентының Эчке сәясәт мәсьәләләре буенча департаменты башлыгы Александр Терентьев «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шул турыда әйтте.

Сынау проектын гамәлгә ашыру өчен социаль юнәлештәге министрлыклар сайлап алынган, диде спикер. Атап әйткәндә, бу - Сәламәтлек саклау, Мәдәният, Мәгариф һәм фән, Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыклары.

«Министрлыклар һәм ведомстволар иҗтимагый берләшмәләр, актив гражданнар белән бергә максатлар һәм бурычларны формалаштырсын, аларның киләсе елда нинди булачагы турында халыкка сөйләсеннәр өчен, шундый бурыч куелды», - дип төгәллек кертте Александр Терентьев.

Ул искәртеп узганча, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та 2017 елда ТР Дәүләт Советына юлламасында хакимият органнары алдында торган төп бурычларны халык катнашында формалаштыруның әһәмияте турында әйткән иде.

Терентьев билгеләп үткәнчә, проектны гамәлгә ашыру иң мөһим юнәлешләр буенча 2019 елга тәкъдимнәр җыю белән башланачак. «Ведомстволар каршындагы иҗтимагый совет әгъзалары һәм ТР Иҗтимагый палатасы тарафыннан расланган экспертлар үз тәкъдимнәрен керткәннән соң, проект 21 сентябрьдә старт ала. Ике атна дәвамында тәкъдимнәр җыячакбыз», - дип искәртте ул.

Иҗтимагый советлар караганнан соң, килгән тәкъдимнәр ачык онлайн-тавыш бирүгә чыгарылачак. «Бер ай дәвамында дәүләт хезмәтләре порталы аша гражданнар үзләре иң мөһим дип санаган теге яки бу максатлар һәм бурычларны билгеләп, алар өчен тавыш бирә алачак», - диде Александр Терентьев.

Сораштыру нәтиҗәләре буенча иң күп тавыш җыйган бурычлар һәм максатларның яртысы сайлап алыначак. Иҗтимагый советларның йомгаклау утырышында дәүләт хакимияте органнары проектында катнашучы һәркемнең киләсе елга биш-җиде максаты һәм бурычы билгеләнәчәк.

Максатлар һәм бурычларны халык катнашында формалаштыру процессы өч айга сузылыр дип көтелә.

 

Мәгълүмат «Татар-информ»нан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X