Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Центральные новости

Миңнеханов, Мөхәммәтшин, Шәймиев “Теләкләр чыршысы” янына “Дуслык” приюты өчен бүләк салды

“Теләкләр чыршысы” хәйрия акциясе традицион рәвештә һәр елны Яңа ел алдыннан Татарстан Дәүләт Советында уза.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов “Теләкләр чыршысы” хәйрия акциясендә катнашты һәм "Дуслык” социаль приюты балаларына микроскоп җибәрәчәк.  Президенттан тыш чыршыдагы хатларны Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм башкалар да укыды. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Минтимер Шәймиев приютка роликлар, Фәрит Мөхәммәтшин колакчалар (наушник) җибәрәчәк.

“Теләкләр чыршысы” хәйрия акциясе традицион рәвештә һәр елны Яңа ел алдыннан Татарстан Дәүләт Советында уза. Дәүләт Советы холлында урнаштырылган чыршыда Кыш бабайга балалар йортларында һәм социаль приютларда тәрбияләнүче балалар хатлары эленә.

Фото: Рамиль Гали

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/12/19/177367/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X