Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Центральные новости

Казанда Машина төзүчеләр көненә багышланган автойөреш старт алды

Автойөрештә Татарстанда җитештерелә һәм җыела торган автомобильләр һәм башка машиналар катнаша.

Казанда Машина төзүчеләр көненә багышланган автойөреш старт алды. Анда Татарстанда җитештерелә һәм җыела торган автомобильләр һәм башка машиналар катнаша. Бу хакта ТР Сәүдә һәм сәнәгать министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Колонна составында «КАМАЗ» ГАҖ, «Форд Соллерс» уртак предприятиесе, «РариТЭК» ҖЧҖ, «ТПК МТЗ-Татарстан» ҖЧҖ һәм «Ремдизель» АҖ кебек компанияләр тарафыннан эшләп чыгарылган техниканы күрергә мөмкин. Чараның маршруты республиканың биш зур шәһәре аша уза, аларның һәркайсында автойөрештә катнашучы машиналар экспозициясе оештырыла.

Казанда оештырылган экспозиция белән киләчәктә машина төзелеше тармагында эшләргә ниятләгән өлкән сыйныф укучылары, техникум һәм югары уку йортлары студентлары танышты.

Бүген автойөрештә катнашучылар Яшел Үзәнгә килеп җитте. 10 октябрьдә алар – Әлмәттә, 11ендә Түбән Камада булачак. Автойөреш 12 октябрьдә Чаллыда төгәлләнә. Нәкъ менә шушы көнне Автокалада тантаналы төстә Машина төзүчеләр көнен билгеләп үтәчәкләр.

 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/10/09/173104/

Фото: mpt.tatarstan.ru, e-nkama.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: автопробег

2
X