Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Центральные новости

Казанда Халыклар бердәмлеге көнендә Идел буйлап круиз уйнатыла

Чарага керү чакыру билетлары буенча булачак. Концерт кичке сәгать бишкә планлаштырылган.

4 ноябрь көнне «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында Халыклар бердәмлеге көненә багышланган «МИР» радиосыннан «Танцемания» музыкаль бәйрәм чарасы узачак. Сәхнәгә «Burito» һәм «Винтаж» музыкаль төркемнәре, Россия диджее һәм DJ Groove музыканты чыгачак. Бу хакта оештыручылар хәбәр итә.

Бәйрәм барышында алып баручылар Халыклар бердәмлеге көненә багышланган тематик викторина уздырачаклар һәм призлар тапшырачаклар. Төп приз - дүрт палубалы теплоходта Идел елгасы буйлап круиз булачак. Шулай ук бәйрәм кунаклары Россия һава йөзү федерациясе вице-президенты Иван Меняйло җитәкчелегендәге аэростат бортында оча алачак.

«МИР» радиосыннан «Танцемания»не «Мир»дәүләтара телерадиокомпаниясе «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәмендә оештыра.

Чарага керү чакыру билетлары буенча булачак. Концерт кичке сәгать бишкә планлаштырылган.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/10/22/195743/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X