Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Центральные новости

Быел Татарстан приставлары алимент буенча бурычларны өч тапкыр артыграк җыйган

Алимент буенча бурычлы кешеләрнең күпчелеген 30-42 яшьлек ир-атлар тәшкил итә.

Татарстан приставлары быел алимент буенча бурычларны өч тапкыр артыграк түләттергән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Федераль суд приставлары хезмәте ТР буенча идарәсенең гаммәви мәгълүмат чаралары белән хезмәттәшлек буенча баш белгеч-эксперты Лилия Хәлимова хәбәр итте.

Ел башыннан алып Татарстанның суд приставлары алиментчыларның 676 миллион сумнан артык әҗәтен түләттергән. Шул ук вакытта, узган елның шул чорында аның күләме 212 миллион 521 мең сум тәшкил иткән.

«Узган айда гына да суд приставлары алиментлар буенча 58 миллион сум бурыч җыйган», - диде Лилия Галимова «Татар-информ» агентлыгына.

Алимент буенча бурычы булганнарның күпчелеген 30-42 яшьлек ир-атлар тәшкил итә.

Әҗәтләрне мәҗбүри рәвештә түләттерү өчен, приставлар алиментчыларның хисапларына арест сала, чит илгә чыгуны тыя һәм милекләрен теркәүне чикли ала. Бурычлары 10 мең сумнан артып киткән алиментчыларны чит илгә чыгармыйлар. Быелның 9 ае нәтиҗәләре буенча, 14 меңнән артык кешенең чит илгә чыгу хокукы чикләнгән.

Моңа бәйле рәвештә, Федераль суд приставлары хезмәтенең ТР буенча идарәсе республикада яшәүчеләргә әҗәтләрен вакытында түләргә киңәш итә.

Бурычың бармы-юкмы икәнлеген ведомство сайтының төп сәхифәсендә белергә мөмкин. Әгәр исемлектә үз фамилиягезне тапкансыз очракта, күрсәтелгән телефоннар буенча приставлар бүлеге белән элемтәгә керергә кирәк. Әлеге сервиста шулай ук әҗәтләреңне онлайн режимында түләргә мөмкин.

 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/10/15/173465/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: алимент

2
X