Помидорны кишер яфрагы белән
Тәмлетамак

Помидорны кишер яфрагы белән

Банкага помидорларны тишеп тутырырга һәм 3-4 ботак кишер яфрагы кирәк.

Маринад:

1 литр суга - 1 аш кашыгы тоз, 4 аш кашыгы шикәр комы, 3 аш кашыгы серкә.

Банкадагы помидорларга кайнар су коярга, суынгач, түгәргә. Әзер маринадны салырга һәм капкачлап, банкаларны әйләндереп куярга. Шуның белән шул! Бик тәмле була!


Нет комментариев