Өйдә ясалган сыр
Тәмлетамак

Өйдә ясалган сыр

Кирәк була: - 1 литр сөт - 1 аш кашыгы тоз - 200-300 г каймак - 3 күкәй

Әзерлибез:

1. Сөткә тозны салып, кайнатырга куябыз. 
2. Шул арада каймак белән күкәйләрне туглыйбыз (взбиваем). 
3. Сөт кайнап чыккач ук, каймаклы катнашманы өстәп, болгата-болгата 5 минут тирәсе кайнатабыз. Масса сүленнән аерылгач ук, иләккә бушатып саркытабыз (яки марляга). 
4. Сыеклыгы тулысынча саркып беткәнче тотабыз. Берничә сәгатьтән ашарга да мөмкин. Тәмле булсын!


Рецепты как приготовить домашний сыр рецепты с фото сыр

Нет комментариев