Рецепт.
Чаллыда яшәүче бакчачы Тәслимә Мусина кыяр тозлау рецепты тәкъдим иткән. Ул кыярларны «шартламаслык» итеп банкаларга тутыру ысулын аңлата.
«Киптерелгән үләннәр генә кулланам, яшел үләннәр салгач, кыярлар «шартлый» иде, ә шикәр комын гадәтидән 2 тапкыр күбрәк салам», – ди ул.
Ингредиентлар:
- 3 литрлы банкага сыярлык кыяр,
- 5-6 теш сарымсак,
- 10-12 данә борыч,
- кипкән үләннәр – карлыган, керән яфраклар, укроп зонтиклары.
Әзерләү:
Кыярларның башлары кисеп ташлап, банкага тутырырга, үләннәр салып барырга, борыч салырга.
Банкага кайнар су салырга, суынганчы тотарга.
Суны банкадан кәстрүлгә салырга, 3 аш кашыгы тоз, 6 аш кашыгы шикәр комы салырга. Кайнатырга.
Кыярлар салынган банкага 3 аш кашыгы аш серкәсе салырга, аннары өстенә кайнар маринадны коярга.
Банкаларны кайнатылган капкачлар белән капларга һәм суытырга. Кладовкада сакларга.
Фото: Алия Гаязова, «ЯҮ»
Нет комментариев