Горчица белән маринадланган кыярлар озак саклана һәм пыяла банкаларда бик сирәк “ата”
Кыярларны яхшылап юып, койрыкларын кисәргә. Чия, карлыган, дафнә яфракларын да агып торган су астында чайкарга.
Стерильләштерелгән банкаларга 3-4 дафнә, чия, карлыган яфрагы һәм 4-5 борчак борыч салырга. Сарымсакны чистартып, тырнакларга аерырга, кискәләп, тәмләткечләр янына өстәргә, яшеллек тә онытмагыз. Банкага ½ чәй кашыгы горчица орлыгы, юылган һәм туралган керән яфрагы салабыз.
Банкадагы кыярларга кайнап чыккан су коеп, 10-15 минут тотабыз һәм кәстерүлгә бушатабыз. Суга (3 литрлы банка исәбеннән) 3 аш кашыгы тоз, 2 аш кашыгы шикәр комы кушып, кабат кайнатабыз һәм кабат банкаларга салабыз. 1әр чәй кашыгы 98 процентлы аш серкәсе өстәп, капкачлап, шул капкачлы ягына бастырып, калын әйбер белән төреп куябыз.
Нет комментариев