Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәшләр

Васыятьнамә буенча сеңлемә калды

– Туганыбыз вафатыннан соң, аның өе васыятьнамә буенча сеңелемә калды. Озак тормый ул да үлде һәм мирасын ире кабул итте. Әлеге йортны суд аша үземә алу мөмкинлеге бармы икән?

– Милек васыятьнамә буенча күчкәнлектән, туганыгыздан соң сеңелегез бердәнбер варисчы булып калган һәм йорт, вафатына кадәр аныкы булып саналган. Шуңа күрә, 
ул үлгәннән соң милек хокукы закон буенча, анардан соң иң беренче чиратта торучы варисчыларга күчкән. 
Андыйларга үлүченең балалары,  ире яки хатыны һәм әти-әнисе керә. 
Димәк, сез әлеге йортка берничек тә өмет итә алмыйсыз. Чөнки, туганыгыздан соң васыятьнамә буенча да, сеңелегездән соң закон буенча да ул йортның мирасчысы сез түгел. 
Хәтта сеңелегез ул йортны мирас буларак кабул итеп өлгермәгән очракта да, мирас трансмиссиясе буенча ул туганыгызның турыдан-туры варисчыларына күчкән булыр иде. Ә сез андыйлар рәтенә кермисез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев