Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәшләр

– Укыган өчен салым түләүнең нинди шартлары бар?

– Әгәр дә сез үзегез өчен генә түләгән булсагыз, теләсә нинди формада - көндезге, читтән торып, курсларда яисә тренингларда укуыгызга карамастан, тотып калынган салым кайтарылырга тиеш.

Әгәр сез укытуның көндезге формасы өчен түләгән булсагыз, шулай ук, салым кайтару түбәндәге очракларда, каралган:

  • 24 яшькә кадәрге үз балаң (берничә бала) өчен;
  • 24 яшькә кадәрге энекәшең яки сеңелкәшеңне укыту (әтиегез яки әниегез генә уртак булган очракта да);
  • 18 яшькә кадәрге тәрбиягә алынган бала өчен (берничә бала);
  • 24 яшькә кадәрге опекага алынган балалар өчен (аларга карата опека яки попечительлек туктатылганнан соң).

Оешманың белем бирү эшчәнлеген гамәлгә ашыруга хокук лицензиясе булырга тиеш.

Кайтарылачак тотып калынган салым ның максималь суммасы:

  • 120000 сум. Елына (ягъни кулга иң күбе 15600 сум) әгәр дә үз укуың яки энекәш һәм сеңелкәшеңне укыту өчен түләсәң;
  • 50000 сум. Елына (ягъни кулга иң күбе 6500 сум), әгәр үз балаларың яки тәрбияләнүчеләреңне укытуга түләсәң.

Тагын бер мөһим момент, бу салым уку өчен түләүгә тотылган чыгымнар фактта башкарылган ел керемнәре буенча бирелә, ягъни калган акчаны киләсе елга күчерергә ярамый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев