Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәшләр

Туганнарга фатирны мирас итеп ничек калдырырга?

– Үз туганнарыңа фатирны ничек тапшырырга? Кайсы ысулны сайласаң яхшырак: бүләк формасындамы, мирас буенча калдырумы яки сату-алу акты буенчамы?

– Беренче вариант – фиктив сату-алу килешүе төзү. Монда сатучы, Гражданлык кодексы буенча, сатып алучыга билгеле бер бәягә фатирын бирә. Әмма туганнар арасындагы алыш-биреш вакытында, түләү юк диярлек. Шуңа да сату-алу акты фиктив (ялган) санала. Тик бу очракта салымга кагылышлы күп кенә нечкәлекләр килеп туачак. Чөнки фатир бәясе күләмендә сатучыга керем була һәм аңардан ул салым түли. Бу сумма сату-алу килешүендә күрсәтелә һәм ул базар бәясенә туры килергә тиеш.

Икенче вариант – фатирны бүләк итү килешүе буенча рәсмиләштерү. Монда бүләккә килгән фатир өчен салым түләргә кирәк түгел. Бу, бүләк итү килешүе бары тик якын туганнар һәм бер гаилә әгъзалары арасында төзелгәндә генә дөрес. Әгәр дә туганлык ерак икән, салымны фатирлы булучы түли. Нинди дә булса хәл яки шартлар килеп туа калса, бу бүләктән баш тартырга мөмкин.
Өченче юл – торакны васыять итү. Бу очракта фатир яңа милекчегә хуҗасы үлгәч кенә күчә. Шулай ук, варислык турындагы васыятьнамәне нотариуста төзү шарт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев