Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәшләр

Түләнмәгән хисап

– Узган еллардан калган, фатирларга түләү өчен 10 мең сум бурычыгыз бар дигән хәбәр җибәргәннәр. Тик мин һәрвакытта да ТКХ хезмәтләре өчен үзвакытында түләп бардым. Барлык витанцияләр дә кулымда, анда беркайда да бурыч барлыгы күрсәтелмәгән. Хисап үзәгенә барып яңадан исәпләтеп йөрергә вакытым юк, иртәдән кичкә кадәр эшлим. Нишләргә икән миңа? Ул уйлап табылган бурычны түләмәсәм ярыймы?

– Кая да булса барып, нәрсәдер исбатлап йөрергә сез тиеш тә түгел. Әлеге хәбәрне алуыгызга дәгъва язып, барлык квитанцияләрегезнең нөсхәләрен шуңа беркетеп, җибәрегез. Шунда ук, алга таба да мондый аңлашылмаучылык килеп чыкмасын өчен, сез биргән мәгълүматларга таянып кабат исәп-хисап ясауларын да таләп итегез. Коммуналь хуҗалык хезмәткәрләре эшне вакытлыча гына ябып торып, аннары кабат бурыч итеп, вак хәрефләр белән, квитанциягә кертүләре бар.
Әгәр дә идарә компаниесе сезнең таләпләргә колак салмыйча, үтәүдән баш тартып, бурычыгызны түләттерү ягында калса, алар сездән ул сумманы суд аша гына ала алачак. Анда да соңгы өч ел өчен генә. Ә инде, ТКХ уйлавынча, бурыч аннан да алда барлыкка килгән икән, дәгъва бирерлек вакыт узганлыктан, суд аларның таләпләрен канәгатьләндермәячәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев