Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәшләр

Тимер юл билеты акчасын кире кайтаруларын кайчан таләп итеп була?

– Сезгә акчагызны түбәндәге очракларда кайтарырга тиешләр:

1. Әгәр дә сез билетны поезд кузгалырга 8 сәгать кала алдан тапшырсагыз. Бу очракта аның тулы бәясе кайтарыла;
2. Билетны 8 сәгатьтән азрак, әмма поезд киткәнче ике сәгать алдан тапшырсагыз, билет бәясе тулаем һәм плацкарт бәясе яртылаш кайтарыла;
3. Поезд киткәнче ике сәгатьтән дә азрак вакыт калгач тапшырсагыз – билет бәясе генә кайтарыла;
4. Поездлар хәрәкәтендә тәнәфес булганда;
5. Поездга соңга калып (монда шәһәрара поезлар керми), ул киткәннән соң 12 сәгать дәвамында мөрәҗәгать иткәндә;
6. Әгәр дә соңга калуның сәбәбе бәхетсез очрак яки берәр сырхау булса, биш тәүлек дәвамында мөрәҗәгать итәргә мөмкин. сезнең билетны яңартачаклар яки акчагызны кайтарып бирәчәкләр;
7. Әгәр дә шәһәрара поездлар хәрәкәте арасында бушлык бер сәгатьтән артып китсә, сез билет өчен тулы бәяне кайтаруларын таләп итә аласыз;
8. Сезгә йокы урыны бирмәгән һәм сез алыштырырга теләмәгән очракта;
9. Әгәр дә еракка йөрүче поезд соңга кала икән, һәр сәгать өчен бәядән өч процент;
10. Багаж соң килсә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: поезд РЖД вокзал билет железнодорожный путь