Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәшләр

Теплицага кар кертү – юкны бушка аудару түгелме?

Урамда 20 градуслы салкыннар булса да, күңелебездә инде бакча мәшәкатьләре белән яши башладык. Иң беренче эш итеп, эреп беткәнче теплицага кар тутырып өлгерергә кирәк.

Узган бәйрәм көннәрендә авылга кайткач, Алия Гаязовабыз әти-әнисенә бу яктан ярдәм итеп килде һәм кызу эш барышында туктап, «моның файдасы бармы-юкмы, теплицага кар кертергә кирәкме-юкмы» мәсьәләсен күтәреп, видеоязма аша мөрәҗәгать тә иткән иде.
Кыш көне теплицадагы җир нишли? Аңардагы дым парга әйләнүен дәвам итә, туфрак тыгызлана һәм катылана. Ә суыктан туңып каткач, зарарлы бөҗәкләр һәм бактерияләр белән бергә файдалы микроорганизмнар да үлә, шул рәвешле туфракның уңдырышлылыгы кими.
Чынлап та, нәрсә бирә соң ул кар андагы туфракка? Иң гади җавап – югалган дымны. Моннан тыш, көз азагында яки кыш башында бик суыклар башланганчы кертелгән кар җирне өшүдән һәм эрозия ләрдән, шулай ук файдалы элементлар югалудан саклый. Кар туфрактагы химик процессларны акрынайту сыйфатына ия.
Эрегән кар суы краннан килгәненнән күпкә файдалырак. Кышын теплица түтәлләренә кертелгән кар, язын туфракның микрофлорасын гына саклап калмый, анда утыртылган үсентеләргә тизрәк көч алырга да ярдәм итә.
Әгәр дә теплицаларыгызга кар кертмәгән булсагыз, ашыгыгыз. Тау кадәр өя күрмәгез, юкса аның эреп беткәнен көтеп, яшелчәләрегезне утыртырга соңга калуыгыз бар. Иң оптималь калынлык – 30 см. Аның барлык файдасын күреп өлгермәсәгез дә, эрегән суын сеңдерергә соңармадыгыз әле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев