Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәшләр

Телефоным ватык, ә сервис үзәгенә аягым атламый

– Сатып алган кәрәзле телефоным начар эшли башлагач, кибеткә бардым. Ә алар мине сервис үзәгенә җибәрде. Миңа үзәккә кадәр бару катлаулы һәм аның эш сәгате дә минем өчен уңайсыз. Бу очракта минем хокукым нинди? Укучыгыз.

– Зур сәүдә нокталары, нигездә, сервис үзәкләре белән килешү төзеп куя. Дәгъва белдереп мөрәҗәгать иткән кулланучыларны күп вакыт алар шунда җибәрә. Дәгъваларны карау тәртибе гарантия талонында күрсәтелгән булуы да мөмкин: «Җитешсезлек табылганда сервис үзәгенә мөрәҗәгать итәргә». Әлбәттә, бу сатучының эшен җиңеләйтә, кулланучының – юк. Әгәр сатып алучы сервис үзәгенә ниндидер сәбәпләр аркасында үзе барудан баш тарта икән, Законның 18нче маддәсендәге 5нче өлешенә ярашлы рәвештә, сатучы товарны алырга һәм сервис үзәгенә үзе тапшырырга тиеш. Закон буенча сатучының товар сыйфатын тикшереп карарга хокукы бар. 

Гомумән алганда да, тикшерү сатып алучыга караганда сатучыга күбрәк кирәк. Чөнки соңгы сүзне, ягъни товарны кире алыргамы-юкмы икәнлеген сатучыга үзенә әйтергә туры киләчәк бит.

Әгәр дә кибеттә товарны алудан баш тартсалар, аны документлаштырыр га, яисә кулланучының дәгъвасында аны күрсәтергә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев