Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәшләр

Ташлама каралмаган штраф төрләре бармы? (Сорау-җавап)

Якын арада түләгән өчен ташлама каралмаган штраф төрләре дә бар дип ишеттем, дөресме? 

Әйе, дөрес. Әгәр дә  суд, оешма яки вазифаи зат тарафыннан штрафны билгеләү турындагы карарны үтәү срогы кичектерелгән яки вакытында үтәлмәгән икән, ул тулы суммада түләнә. (РФ КоАП 32.2 маддәсенең 1.3нче өлеше)
Штраф, шулай ук, түбәндәге кагыйдә бозулар өчен билгеләнгәндә, яртылаш кына түгел, ә тулысынча түләнә (РФ КоАП 12.8, 12.24, 12.26 маддәләр, 12.27 маддәнең 3нче өлеше, 32.2 маддәнең 1,3нче өлеше):
 транспорт чарасын исерек хәлдә йөртү һәм аның белән идарә итүне исерек затка тапшыру;
 зыян күрүченең сәламәтлегенә зарар китерүгә сәбәп булган транспорт чарасын эксплуатацияләү яки юл йөрү кагыйдәсен бозу;
 транспорт чарасы хуҗасының исереклеккә медицина тикшерүе узу таләбеннән баш тартуы;
 катнашы булган юл транспорт һаләкәтеннән соң алкогольле эчемлекләр, наркотик яки психотроп матдәләр куллануны тыю турындагы таләпне үтәмәгәндә (кабат шул ук хәлдә полиция тарафыннан туктатылса);
 Шулай ук, түбәндәге хокук бозуларны кабат кылган очракта, штраф ярты суммасы күләмендә түләнә алмый (РФ КоАП 12.1 маддәсенең 1.1нче өлеше, 12.9 маддәсенең 6,7нче өлешләре, 12.12 маддәсенең 3нче өлеше, 12.15 маддәсенең 5нче өлеше, 12.16 маддәсенең 3.1нче өлеше, 32.2 маддәсенең 1.3нче өлеше):
 билгеләнгән тәртиптә теркәлмәгән транспорт чарасы белән идарә итү;
 40 км/сәгать күләмендә  тизлекне арттыру;
 светофорның тыю сигналына яки юлда хәрәкәт итүне көйләүченең тыю ишарәсенә игътибар итмичә юлны дәвам итү;
 юл йөрү кагыйдәсен бозып, каршы як хәрәкәт полосасына яки трамвайның  каршы як юлына чыгу (комачау иткән әйберне әйләнеп узу очрагы монда керми);
 бер тарафлы хәрәкәт юлында каршы юнәлештә бару.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев