Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәшләр

Танышым бурычка акча сорый. Расписка-документны ничек дөрес итеп язарга?

– Әлбәттә расписка языгыз, чөнки аңардан башка акча бирү фактын исбат итеп булмаячак. Аны бурычка алучы үз кулы белән язарга тиеш. Анда түбәндәгеләрне күрсәтергә кирәк:

1. Акча алучының һәм бирүченең исем-фамилия-отчествосы һәм паспорт мәгълүматлары. Пас­порт белән распискада язылганнарны чагыштырып тикшерергә онытмагыз.
2. Акча биргән көн датасы.
3. Бурычны кайтарып бирергә тиешле дата.
4. Әгәр дә процент белән бирәсез икән, аның размерын һәм түләү көнен күрсәтергә кирәк.
5. Акчаны вакытында кайтарып бирмәгән очракта нәрсә булачак: штраф, пеня күрсәтегез.
6. Бурычка алучының имзасы, тулы исем фамилиясе.
Ышанычлырак булсын өчен шаһитлар да тапсагыз ярый, алар акча алыш-биреш фактын раслаячак. Зур сумма биреп торган очракта, бурычка алучының эше, милке барлыгын белегез. Бу - судлар аша түләттерергә туры килгән  очракта сезгә кирәк булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев