Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәшләр

Студент кызым онык алып кайтты. Мин пособие ала аламмы?

– Минем кызым студентка, күптән түгел баласы туды, пособие алмый. Ире эшли. Ә мин, эшләүче дәү әни, бала карау буенча пособие ала аламмы? Моның өчен нинди документлар кирәк?

– Әйе, сез бала (онык) карау буенча айлык түләү турында мөрәҗәгать итәргә хокуклы. Моның өчен җитәкчегез исеменә шул сәбәпле отпуск бирүләрен һәм тиешле пособие түләүләрен үтенеп гариза язарга кирәк. Әлеге ике документка түбәндәгеләр дә беркетелгән булыр­га тиеш:

• Бала туу турында таныклык;
• Киявегезнең эшеннән, аның бала карау буенча ял һәм айлык түләүләр алмавы турында белешмә;
• Кызыгызның яшәү урыны буенча социаль яклау органнарыннан, шулай ук, беркайда да эшләмәүче буларак, бала карау буенча айлык түләүләр алмавы турында белешмә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев