Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәшләр

Стояк үкерә. Бер күрше дә танымый. Бу очракта кем ярдәм итәр икән?

– Күршеләребез су агызганда стояк һәрвакыт үкерә һәм вибрация барлыкка килә. Әлеге тавыш тыныч яшәргә комачаулый. Күршеләрне йөреп чыктым, әмма берсе дә сантехникасы ватык булуын танымый. Диспетчерскаяда, берничек тә ярдәм итә алмыйбыз, диделәр. Бу мәсьәлә белән кая мөрәҗәгать итәргә була икән?

– Бу очракта, көчле тавыш буенча экспертиза ясату өчен Роспотребнадзорга мөрәҗәгать итү урынлы булыр. Әгәр шундый факт ачыклана икән, дәүләт торак күзәтчелеге органы аркылы, тавыш чыгаручы субъектка йогынты ясарга кирәк. Әгәр дә субъект моңа да илтифат бирмәсә, тавыш чыганагын юкка чыгаруларын таләп итү максатыннан, судка мөрәҗәгать итегез.

Фото: REVIVE PLUMBING

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев