Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәшләр

Стаж булмаса пенсия биреләме?

– Мин 61 яшьлек ир. Һәрвакытта килешүсез, рәсмиләштермичә эшләргә туры килде. 2018 елда пенсия фондына мөрәҗәгать иттем, таләп ителгән стаж булмау сәбәпле, картлык буенча пенсия билгеләүдән баш тарттылар. Чөнки стаж рәсми исәпләнмәгән. Миңа факттагы картлык буенча яки һич югы социаль пенсия тиешме?

– Әгәр дә картлык буенча пенсия билгеләүләрен үтенеп пенсия фондына 2018 елда мөрәҗәгать иткәнсез икән, закончалык буенча, аны билгеләү өчен 9 ел иминиятләштерелгән стаж җитә. Картлык буенча иминиятләштерелгән пенсиягә 60 яше тулган, шәхси пенсия коэффиценты 13,8 балл һәм стажы 9 ел булган ирләр чыгарга хокуклы. Сезгә, барлык дәлилләрегезне туплап, килешү буенча эшләгән вакытларны стажга кертү мәсьәләсе буенча, үз хокукларыгызны яклау  яки 65 яшькә җитеп картлык буенча социаль пенсия билгеләтү өчен судка мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев