Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәшләр

Пропискадан төшмәгән сатучы проблемамы?

– Фатир сатып алабыз һәм киләсе атнада килешү төзибез, ә сатучы әле пропискадан төшмәгән. Бу аннары безнең өчен проблемага әверелмәсме?

– Пропискадан төшмәгән яшәүчеләр  сатып алучы өчен һәрвакытта да берникадәр риск тудыра. Куркынычның масштабын бары тик килешүгә җентекле бәя биргәннән соң гына әйтеп була. Әгәр дә пропискада бары тик милек хуҗасы гына калган һәм аның кабат үз хокукларына басарга теләге барлыгы-юклыгына шигегез булмаса, сез әлеге фатирны үзегезгә рәсмиләштергәннән соң аның пропис­кадан төшүе чишелмәслек мәсьәлә түгел. Әлеге вакытка инде ул үзе дә яңа яшәү урыны буенча теркәлгән булырга бик мөмкин (сезнең фатирдан аны автомат рәвештә чыгарачаклар) яки торактан куллануга хокук югалту сәбәпле пропискадан мәҗбүри төшерү өчен судка мөрәҗәгать итәргә туры киләчәк (суд сезнең дәгъваны канәгатьләндерәчәк).
Пропискадан төшү турында сату-алу килешүендә дә күрсәтергә мөмкин. Мәсәлән, сатучы билгеле датага  кадәр теркәлү исәбеннән төшәргә тиеш. Әгәр дә намуслы сатучы икән, ул шул вакытка моны үтиячәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев