Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәшләр

Өстәлне китермәделәр, нишләргә?

– Кибеттә кухня өстәлен cайлап алдык һәм аңа алдан түләп куйдык. Сату-алу килешүе буенча, безгә аны 5 көн эчендә китереп бирергә тиешләр иде. Ике атнадан артык вакыт узды инде, ә кухня өстәле китерелмәде. Бу очракта минем нинди хокукларым бар?

– «Кулланучылар хокукын яклау турында» РФ Законының 23.1нче маддәсе нигезендә, сату-алу килешүендә билгеләнгән күләмдә алдан түләү суммасын алган сатучы товарны кулланучыга килешүдә билгеләнгән срокта китермәгән очракта, кулланучы үз теләге белән түбәндәге таләп итәргә хокуклы:
– түләнгән товарны ул билгеләгән яңа вакытка китереп бирүләрен;
– сатучы тарафыннан китерелмәгән товарга алдан түләнгән акчаны кире кайтаруларын;
– сату-алу килешүендә билгеләнгән алдан түләнгән товарны китерү срогын бозу нәтиҗәсендә китерелгән зыян ны тулысынча каплауларын;
– килешү буенча вакытында китереп бирелмәгән товар өчен сатучыдан товарга алдан түләү суммасының һәр көн өчен 0,5 процент күләмендә неустойка (пеня) түләүләрен. Шул ук вакытта, кулланучы тарафыннан алынган неустойка (пеня) суммасы товарга алдан түләү суммасыннан артып китә алмый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X