Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәшләр

«Налоговый вычет»ны нинди тәртиптә кайтарып була?

– Шушы елның гыйнвар аенда, мәктәптә укучы кызымның югары уку йортында әзерлек курслары өчен акча түләдем.

Хәзер, социаль бапсып калуларны кайтару өчен, салым инспекциясенә мөрәҗәгать иттем. Ә анда миңа, ул акчаны бары тик 2020 елда гына алачагым турында әйттеләр. Алар хаклымы? Мин бит бу елда түләдем...
– Әгәр дә гражданин уку өчен агымдагы елның гыйнварында түләгән икән, ул 2019 ел керемнәренә декларацияне бары тик 2020 елда гына тапшыра ала. Чөнки һәр төрле (һәм социаль, һәм милек) хисаплары инде дәүләткә түләнгән салымнардан кайтарыла. Сез сораган белем бирү хезмәте күрсәткән өчен, шул курсларга киткән чыгымнарның 13 процентыннан зур булмаган һәм 50 000 сумнан артмаган күләмдәге сумма кайтарылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев