Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәшләр

Милек нинди очракта уртак була?

Өйләнешкәнче минем бер бүлмәле фатирым бар иде.

Нәтиҗәдә, безгә аны сатып, минем әбием янына күченергә туры килде, фатиры ике бүлмәле иде. Вакыт узу белән ул йортны сүтәргә, дигән карар кабул ителде һәм дәүләт безгә яңа фатир сатып алу өчен акча бирде. Минем аңлавым буенча, яңа фатир безнең хәзер уртак милек булып саналамы? Чөнки хатыным аны сатып алуда катнашты. Аерылышканда ул фатир бүленәчәкме?
Өйләнешкәнче үк булган һәм законлы язылышып яшәгән вакытта бушлай килешүләр буенча алынган мөлкәт  ир һәм хатынның шәхси милке булып санала. Бушлай килешүгә – бүләк итү, мирас итеп алу, приватизация керә.
Сез язган сәбәпләр нигезендә алынган милек ир белән хатынның уртак керемнәренә алынмаган, шуңа күрә уртак милеккә кертелми.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев