Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәшләр

Медикларның 5 елдан соң диплом срогы чыга диләр. Нишләргә?

– Мин 2014 елга кадәр шәфкать туташы булып эшләдем, аннары ике тапкыр бер-бер артлы декретка киттем, приказ буенча 2019ның августында эшкә чыгарга тиешмен.

Миңа медицина колледжында, декретка чыкканнан соң 5 ел узгач диплом гамәлдән чыга, дип аңлаттылар. Шуңа күрә бик тиз генә курслар узарга яки эшкә чыгарга тиеш булам. Бу кайда язылган һәм дөресме?
– Бу хакта РФ Сәламәтлек саклау министрлыгының 2016 елның 10 февралендә чыккан 83нче номерлы «Урта медицина һәм фармацевтика белемле медицина һәм фармацевтика хезмәткәрләренә квалификация таләпләрен раслау турында»гы приказында язылган.
Урта медицина һәм фармацевтика белемле медицина һәм фармацевтика хезмәткәрләренә квалификация таләпләре – барлык хезмәт эшчәнлеге дәверендә 5 елга бер тапкырдан да ким булмаган күләмдә квалификацияне күтәрергә.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев