Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәшләр

Куркыныч тудырган өчен нинди җаваплылык каралган?

– Югары куркыныч тудыручы чыганак (телефон, теле-радио антенналары, югары вольтлы электр баганалары һ.б.) китергән зыян өчен нинди җаваплылык каралган?

– Тирә-юньдәгеләр өчен югары дәрәҗәдә куркыныч тудыручы эшчәнлек (югары көчәнешле энергия, атом энергиясе, шартлаткыч матдәләр куллану, төзелеш һ. б.) алып барган юридик затлар һәм гражданнар, әгәр дә зарарның җиңә алмаслык көч яки зарар күрүченең уйлап эшләгән усаллыгы нәтиҗәсендә килеп чыгуын исбатлый алмасалар, әлеге чыганак китергән зыянны капларга тиеш. 
Зыянны каплау бурычы, югары дәрәҗәдә куркыныч тудыручы чыганакның милек хуҗасы яки оператив идарә яисә башка законлы нигездә җитәкчелек итүче юридик затка йөкләнә. Әгәр дә, башка затларның хокук бозу эшчәнлеге нәтиҗәсендә, әлеге зыян китергән чыганакның инде аныкы булмавын исбатласа – ул җаваплылыктан азат ителә. 
Югары дәрәҗәдә куркыныч тудыручы чыганаклар бәрелеше (мәсәлән, транспорт) нәтиҗәсендә, өченче затларга китерелгән зыянны ике хуҗа бертигез күтәрә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев