Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәшләр

Күлмәгем тишек булды

– Ике көн элек базарда трикотаж күлмәк сатып алдым.

Мин аны җентекләп карадым, әмма өйгә кайткач, тишекләре барлыгын күрдем. Янә базарга киттем, әмма аны алмаштырудан яки акчаны кире кайтарудан баш тарттылар. Бу очракта мин нәрсә эшли алам?
Сания Хәбирова

– Башта күлмәктә тишекләр пәйда булу сәбәпләрен, ягъни аның җитештерү дефекты түгелме икәнлеген ачыкларга кирәк. Әгәр дә сез базарга «кайнар» эздән барсагыз, экспертиза үткәрү бурычы сатучыга йөкләнә. Ул сезнең күлмәкне кабул итәргә һәм аны экспертларга бирергә тиеш. Әгәр баш тартса, сезнең сайлау мөмкинлеге бар. Әйтик, бәйсез экспертизаны үз хисабыгызга үткәреп, бәяләмәне сатучыга илтә һәм акчасын кире кайтаруны таләп итә аласыз.
Башта сатучыга гариза бирергә кирәк. Әгәр ул 10 көн эчендә («Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законының 22нче маддәсе) акчаны кире кайтармаса, судка мөрәҗәгать итәргә. Бу очракта товарга экспертизаны суд билгеләячәк һәм карар аның нәтиҗәләре буенча кабул ителәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев