Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәшләр

– Кибеттәге сакчы минем хатын-кыз сумкасындагы әйберләрне күрсәтүне таләп итәргә хокуклымы?

– Таләп итәргә хокуклы түгел.

әгәр дә ул сезнең нинди дә булса ярамаган гамәл кылуыгызда шикләнсә, аны күрсәтергә тәкъдим итә ала. Сез баш тарта аласыз, чөнки сакчы бары тик закон бозуга юл гына куймаска тиеш.
Әгәр дә сезне кибеттән нәрсә дә булса урлауда яки башка нәрсәдә шикләнсә, ул полиция вәкилен чакыртырга тиеш һәм менә алар сезнең сумкагызны тикшерергә тулы хокуклы. Ир кешене – ир, хатын-кызны – хатын-кыз тикшерергә тиеш.
Ә инде сакчы сумкагыздагы һәм кесәгездәге әйберләрне күрсәтүне барыбер таләп итә икән – сез үзегез полиция чакырта, сакчының вазифаи вәкаләтләрен арттырган өчен шикаять яза аласыз. Шикаятьне, шулай ук, аның сакчылык агентлыгына да юлларга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев