Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәшләр

Хосусыйлаштырылган фатир уртак мөлкәт булып саналамы?

– Әгәр законлы никахта яшәүчеләрнең берсе торакны хосусыйлаштыруда катнашса, икенчесе катнашмаса, ул вакытта мондый фатир бүленми. Ул хосусыйлаштыручының мөлкәте булып исәпләнә. Әмма кайвакыт бу кагыйдәне әйләнеп узарга була:

1.Никах килешүе төзегәндә мөлкәткә хокук шул документка ярашлы күчә. Анда кайсы мөлкәтнең кемгә тиешле булуы турында  төгәл күрсәтелгән була.
2.Ир белән хатынның үзара килешүе нигезендә мөлкәтне бүлү турында нотариаль килешү төзелә һәм аңа   хосусыйлаштырылган торак та кемнең исеменә язылуына карамастан кертелә.
3.Әгәр дә хосусыйлаштырылган милек хуҗасы булмаган ир яисә хатын бу фатирны ремонтлауга яисә үзгәртеп коруга  үз акчасын һәм хезмәтен кертсә һәм шуның белән фатирның бәясен арттырса, ул үз өлешенә исәп тота ала. Әмма аны исбатлау катлаулы. Моның өчен өлеш кертү чыганагын расларга кирәк. Монда төзелеш материалларына квитанцияләр, килешүләр  һәм шаһитлар күрсәтмәләре ярдәм итәргә мөмкин. Мөгаен, монда суд экспертизасы да таләп ителер.
4.Әгәр дә никах чорында хосусыйлаштырылган фатир сатылып, аның урынына яңа торак алынса ул бергә  яшәп табылган мөлкәт булып санала.  Башканы кызыксынган якка үзенә исбатларга туры киләчәк.

Фото: elevateitnow.com/tag/real-estate/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: брак совместное имущество приватизированная квартира