Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәшләр

Хезмәт урынында аптечка булырга тиешме?

– Яшел Үзән шәһәренең бер оешмасының офисында эшлим. Хезмәт урынында аптечка булырга тиешме?

– Закон нигезендә һәм хезмәтне саклау таләпләренә яраклы рәвештә, хезмәткәрләргә санитар-көнкүреш хезмәте күрсәтү һәм медицина белән тәэмин итү оешманың җитәкчесенә йөкләнгән. Шул максат белән, эш бирүче тарафыннан санитар-көнкүреш, ашау, медицина ярдәме күрсәтү, эш вакытында ял итү һәм психологик бушану бүлмәләре билгеләнгән нормалар буенча җиһазландырыла. Аптечкалар белән тәэмин ителгән беренчел медицина ярдәме күрсәтү постлары оештырыла. Кайнар цехларда һәм участокларда эшләүчеләрне газландырылган тозлы су һ.б.  тәэмин итү өчен аппаратлар (җиһазлар) урнаштырыла. 
Беренчел ярдәм күрсәтү аптечкасы һәрбер оешмада булырга тиеш. Эш бирүчегә хезмәткәрләренә санитар-көнкүреш һәм профилактика-дәвалау хезмәтен күрсәтүне оештыру, шул исәптән беренчел ярдәм аптечкасын булдыру мәҗбүри.   Әгәр дә ул юк икән, Дәүләт хезмәт инспекциясе беренче тапкыр бу кагыйдәләрне үтәмәгән өчен 80 мең сум штраф сала, кабат шул законны бозу 200 мең сумга җитәргә мөмкин.
Аптечка  күренеп торган урынга, кирәк вакытта тиз генә алып булырлык җирдә урнаштырылырга тиеш.    

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X