Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәшләр

Каршы як хәрәкәт полосасыннан барган өчен штраф салырга мөмкинме? Әйе, икән – күләме нинди?

– Юл йөрү кагыйдәсен бозып, каршы як хәрәкәт өчен билгеләнгән учас­токка чыгу – хокук бозу. Аның өчен РФ закончалыгында административ җаваплылык каралган.

Әлеге хокук бозуның төрләренә каршы юнәлештәге трамвай юлында һәм бер яклы хәрәкәт полосасында каршы юнәлештә бару керә.  
Мондый кагыйдә бозу машина йөртүчегә 5000 сум штраф яки 4-6 айга правасыннан коры калу белән яный (РФ КоАП, 12.15 нче маддә, 4 нче өлеш).
 Әгәр дә машина йөртүче тагын шуны ук  кабатлый икән, транспорт йөртү хокукыннан бер елга мәхрүм ителә. Әгәр дә административ хокук бозу махсус техника ярдәмендә (видеокамера) теркәлгән булса, 5000 сум штраф билгеләнә (РФ КоАП, 12.15 нче маддә, 5 нче өлеш).
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев