Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәшләр

Кафеда киемне урласалар нишләргә?

Йөри торган кызымны кафега чакырдым. Анда гардероб юк, бары тик киемнәрне салып элеп куя торган урын гына бар. Без капкалап сөйләшеп утырган арада әлеге элгечтән кызымның туны юкка чыкты. Кафеның хуҗасы тунның бәясен түләргә тиешме?

– Кафе хезмәт күрсәтү урыннарында үзлектән, РФ закончалыкларына каршы килмәслек кагыйдәләрен булдырырга хокуклы. Гардеробсыз, әмма килүчеләрнең әйберләрен куеп тору өчен махсус урын булдырган оешма, аларның саклыгы турында да кайгыртырга бурычлы.
Оешмаларда, килүчеләрнең өс киемнәрен саклау өчен махсус урынның булу факты – оферта (килешү). Ягъни, әбәт залын элгеч белән җиһазлап, кафе, син ашаган вакытта киемеңне түләүсез саклау хезмәтен тәкъдим итә. Ә килүче үз чиратында, киемен элгечтә калдырып, әлеге тәкъдим ителгән хезмәтне кабул итә (РФ ГК 438 маддә 3 бүлек). Шул моменттан, саклауга кабул ителгән киемнең югалуы, җитешсезлеге яки әйбернең зарарлануы өчен кафе җаваплы (РФ ГК 901 маддәсе). РФ ГК 902 маддәсенең 2 пункты нигезендә, бушлай саклаганда килеп чыккан зыян түләнә:
• Әйбер югалганда һәм нәрсәдер җитешмәгәндә – аларның бәясе күләмендә;  
• Әйбергә зыян килгәндә – зыян нәтиҗәсендә әйбернең бәясе төшкән сумма.
Шулай итеп, сезнең очракта кафе администрациясе, кызыгызның элгечтән юкка чыккан тунының базар бәясен тулаем  түләргә тиеш. Хәлне ачыклау өчен, әйбернең югалу фактын полиция­дә теркәгез. Кафе администрациясенә, урланган тунның бәясен дәлилләүче документ беркетеп (сатып алгандагы чек яки бәя бирүче белешмәсе) язма дәгъва тапшырыгыз. Әгәр дә зыянны каплаудан баш тарталар икән, судка мөрәҗәгать итегез.
Әмма, шуны да искәртик, кафе, ресторан һәм башка оешмалардагы киемнәр өчен  урнаштырылган элгечләрнең махсус әйбер саклау урыны булу-булмавы мәсьәләсендә судларның уртак фикере юк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: норковая шуба украли в кафе