Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәшләр

Ипотекадагы торакны бурычлар өчен тартып ала алалармы?

– Ипотека кредитын түләргә мөмкинлек юк. Әгәр дә әлеге торак кешенең яшәү өчен бердәнбер урыны икән, фатирны яки өйне бурычлар хисабына алырга хокуклары бармы?

– Суд приставларының бурыч түләттерү җәзасы ипотека торагына кагыла алмый, чөнки ул банк карамагында. Әлеге фатирны ипотека килешүе шартлары буенча банк үзенә алырга мөмкин һәм ул барлык гамәлләрен бары тик суд карары нигезендә генә башкара ала. Хәтта фатирыгыз яки йортыгыз сезнең бердәнбер тору урыны булса да, килешү буенча банк аны тартып алырга хокуклы. Гадәттә, банк ипотека торагын түбән бәядән сатуга куя, әмма бурычыгыз шул, югары килеш кала. Сезнең, үз чиратыгызда, банк белән ипотека кредитын реструктуризацияләү килешүе төзү яки сумманы түләүне кичектерү – «ипотека каникуллары» алу мөмкинлегегез бар. 
2019 елның 1 августыннан, авыр тормыш хәлендә калучы гражданнарга «ипотека каникуллары» бирүне күз уңында тотучы, Федераль закон кабул ителде. Ул ипотека торак кредитының төп суммасын һәм процентларын түләүне кичектерү мөмкинлеге бирә. Әлеге билгеләнгән вакыт аралыгында (каникулда) бурычыгызны кайтармаган өчен тиеш булган җәзаларга тыю куела һәм шулай ук, заемщикның бердәнбер яшәү урыны булган торакны да тартып алуга юл куелмый. 
Авыр тормыш хәлендә калган заемщиклар, 6 айга кадәр «ташламалы вакыт» билгеләүләрен таләп итеп, кредиторга мөрәҗәгать итә ала. Аның кысаларында, заемщик теләге буенча, шул вакытка йөкләмәләрне үтәү туктатылып тора яки айлык түләү суммасы киметелә. 
«Ипотека каникуллары» беткәннән соң, түләүләр килешүдә күрсәтелгән тәртиптә башкарылырга тиеш. Шул ук вакытта, «ипотека каникуллары» барышында кертелмәгән сумма заемщик тарафыннан беренчел шартларда, кредитны кайтару срогы ахырында түләнергә тиеш. Әлеге срок аны түләргә кирәкле вакытка озынайтыла. 
Сезнең, шулай ук, булган бурычыгыз ны түләү өчен ипотека торагыгызны сатырга банктан рөхсәт сорау мөмкинлеге дә б

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев