Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәшләр

– Интернет-кибеттә товар сатып алдык, анда җитешсезлекләр юк кебек иде, әмма берничә көннән соң аның безне канәгатьләндермәвен аңладык. Аны кире кайтарып буламы?

– Була. Ул «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законының 26.1нче маддәсендә каралган.

Тик шуны истә тотыгыз: сатып алынган товардан, аны алган көннән алып, җиде көн дәвамында гына баш тартырга мөмкин. Дөрес, бер искәрмә бар. Әгәр дә товарны кире кайтару тәртибе һәм сроклары турында мәгълүмат сезгә товарны илтеп тапшырган вакытта язма рәвештә бирелмәсә, сез аннан өч ай дәвамында баш тартырга хокуклы. Әмма шуны истә тотарга кирәк: товарның төрен, куллану үзлекләрен, шулай ук сатып алу фактын һәм шартларын раслаучы документ сакланган очракта гына кире кайтару мөмкин. Товарда җитешсезлекләр ачыкланса, аны «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законының 18нче маддәсенең гомуми кагыйдәләре буенча кайтарып була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев