Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәшләр

Фатир сеңлем белән икебезнең уртак милек. Аның өчен түләү счетларын ничек бүлергә?

– Әгәр дә милек өлешле, ә фатирга счет бер икән – түләүләр турында килешеп уртак фикергә килергә кирәк.

Кайберәүләр, хәтта, килешү төзеп нотариуста раслый. Әгәр дә милек хуҗалары конфликтта булса, идарә компаниесенең хисап үзәгенә барып, счетны өлешләргә тәңгәл рәвештә бүлү яхшырактыр. Ул вакытта, метраждан чыгып исәпләнүче торак хезмәтләре һәм капиталь ремонт өчен түләүләрне бертигез итеп ике өлешкә бүләчәкләр.  Алар, кешенең әлеге фатирда яши яки яшәмәвенә карамастан, исәпләнә. Коммуналь хезмәтләр, гадәттә, исәп­ләү җиһазлары буенча түләнә, димәк, фатирда кем яши, алар өчен ул түли. Әгәр дә хисап нормативлар буенча ясала икән, милек хуҗасының берсенең анда яшәмәгәнен идарә компаниесенә барып дәлилләргә кирәк. Тик, милекченең берсе элемтәгә бармаганда, моны эшләве бик катлаулы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: коммунальные платежи