Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәшләр

Экономияләргә теләсәң, интернет аша түлә

«Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең (функцияләрнең) бердәм порталы» www.госуслуги.рф федераль дәүләт мәгълүмат системасында РФ Эчке эшләр министрлыгының Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы дәүләт инспекциясе автомототранспорт чараларын һәм аларга тагылмаларны теркәү, шулай ук машина йөртү таныклыкларын электрон рәвештә бирү һәм алыштыру буенча дәүләт хезмәтләрен алу мөмкинлеген гамәлгә ашыра. www.госуслуги.рф порталы аша дәүләт пошлинасын түләгәндә 30 процент ташлама бирелә.

Интернет аша дәүләт хезмәтеннән файдалану, өйдән чыкмыйча гына гариза бирергә, шулай ук Дәүләт автоинспекциясенең имтихан бирү яки теркәү бүлекчәсенә бару датасын һәм вакытын сайларга мөмкинлек бирә.


Моннан тыш, гариза һәм дәүләт хезмәтләрен алу өчен кирәкле документларны кабул итү һәм теркәү вакытыннан алып, автомототранспорт чараларын һәм аларга тагылмаларны теркәүгә кадәр, шулай ук машина йөртү таныклыгын алыштыру һәм алу буенча (мөрәҗәгать итүче барлык процедураларны эзлекле һәм уңышлы үтәгән очракта) дәүләт хезмәтләре күрсәтү срогы бер сәгатьтән артмый. Халыкка уңайлы булсын өчен, 2019 елның 1 октябреннән, гражданнар чәршәмбе көннәрдә 10:30дан 20:00гә кадәр кабул ителә (төшке аш 14:30дан 16:00гә кадәр).


Россия милли машина йөртү таныклыкларын алмаштыру, халыкара машина йөртү таныклыкларын алу һәм алмаштыру буенча дәүләт хезмәтен респуб ликаның һәр районында булган күп функцияле үзәк филиаллары (МФЦ) аша да алырга мөмкин. Гариза һәм дәүләт хезмәте күрсәтү өчен кирәкле документларны кабул итү һәм теркәү мизгеленнән, машина йөртү таныклыгын биргәнчегә кадәр (мөрәҗәгать итүче тарафыннан билгеләнгән барлык таләпләрне эзлек ле һәм уңышлы үтәү шарты белән) күп функцияле үзәк тарафыннан дәүләт хезмәте күрсәтү вакыты 15 эш көненнән дә артмый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев