Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәшләр

ДТП. Акчасыз каламы инде?

– Сеңлем юл-транспорт һәлакәтенә очрады, гаепленең машинасы иминиятләштерелгән, ә үзе иминият полисында теркәлмәгән. Сеңлем зыянны капларга бернинди дә акча ала алмаячакмы инде? 

– Әгәр дә полиста чикле кешеләр генә күрсәтелгән, ә авариянең сәбәпчесе әлеге исемлектә юк икән, зыян салу барыбер, ОСАГО килешүе буенча, иминиятләштерелгән очрак булып санала (Закон №40-ФЗ, 15нче маддәнең 2нче пункты һәм 6нчы маддәнең 2нче пункты).
Зыян күрүчегә чыгымнарны каплату өчен юл-транспорт һәлакәте сәбәпчесенә түгел, ә иминият компаниесенә барырга кирәк. Ә аларның, ОСАГО килешүе буенча, гаепленең полиста теркәлмәгәнлеген сәбәп итеп, зыян күрүченең чыгымнарын каплаудан баш тартырга хокуклары юк.
Әгәр дә зарар күрүченең транспорт чарасына китерелгән зыян 400 000 сумнан яки сәламәтлегенә ясалган зыян 500 000 сумнан артып китә икән, әлеге күрсәтелгән сумма иминият компаниясе тарафыннан каплана, ә алардан артып киткәнен гаепле түләргә тиеш була (Закон №40-ФЗ, 7нче маддә). 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев